# а б в г д е ж з и й к л м н о п р с т у ф х ц ч ш щ э ю я     a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z
Главная


Тут найдется любой текст песни:

Исполнитель: 01. Libra
Песня: - Улмэс мэхэббэт (Sido - Herz instr.) [NEW 2012]
Добавил: Гость

01. Libra – - Улмэс мэхэббэт (Sido - Herz instr.) [NEW 2012] 0

Алдым кулга каләм, минем өчен син галәм.
Беренче сүзне язам мин сине яратам
Кузләремне мин йомам, бары сине сагынам
Кайда гына мин булсам да җаным сине юксынам.
Әйтче мина сөйгәнем, кемнәр керде арага
“Мәхәббәт” өчен кадерлем әзер мин барсына да.
Мәхәббәт белән бергә кайгы янәшә бара
Нигә тагын мин ялгыз сон бу Мишәнең ярында?
Керфек очына яшь килә, бәгер ката таш булып
Киләчәк тә мине көтми, үткәне кара болыт.
Бәлки син дәген китәрсең, ул сине алып китәр
Мин дәген йөрәкне тыям: кирәкми, тукта, җитәр.
Ләкин йөрәк юк дигәнне ишеткәне генә бар
Кайгы килсә, күңелеңә яшенле яңгыр явар.
Артта юллар озыная, алдагысы кыскара
Бүген кабат җиңелдем мин, җиңелдем мин язмышка.
Припев
Барысы да яхшы булыр
Минем язмыш миннэн торыр
Матурым бэхетле булыр
Тик яра йорэктэ калыр

Көн саен язмышыбызның имтиханын бирәбез
Олуг имтихан алда, тиздэн Аллах курэбез.
Хатларыңны укыйм кат-кат, яттан беләм барысын
Хатлар гына төзәтми шул йөрәгемнең ярасын.
Мәхәббәт җырларын тыңлап үтә минем көннәрем
Көннәр буе сине уйлыйм, йокламыймын төннәрен
Йокласам да төшләремдә күрәм синен сурәтне
Ягымлы тавышың белән җырлап биеп йөргәнне.
Дәресләрдә сине уйлап көтәм звонок булганын
Тәнәфестә атлыйм алга, юк башкада уйларым
Иңемдәге фәрештәләр гел оча синең якка
Син үзең дә фәрештә күк, канатың булмаса да.
Канатың булмаса да син “очып” кердең күңелгә
Йөрәгемдә урын алып, калдың анда мәңгегә.
Бу почмактагы урынны яулый алмас башкалар
Яуласа да алар сине алыштыра алмаслар.
Фон:
Карамыйча артка, гел алга таба
Бэхет капкаларын кыялар яба.
Янды хыяллар зэнгэр ут белэн
Анын тормышын тагын кем белгэн?

Нигә мине ышандырдың, өмет бирдең йөрәккә
Кочагыма сыендың да карадың башка якка
Иртән кеше арасыннан бары сине күзләдем
Күзләр үзләре дә белми, нигә сине эзләдем.
Эзләгәнгә үкенмим мин, бәхетле үтте бер ай.
Бер мизгелле бәхет өчен, мин рәхмәтлемен Ходай.
Ходай бирә, Ходай ала, бар да аның кулында
Мин сөйгәннәр мине сөйми бормалы язмышымда
Яратмаган булсам әгәр, язмас идем юлларны
Алдым тузанлы дәфтәрне һәм дә кипкән карамны.
Кара бик тиз эри икән сөюнең учагында
Йөрәктәге ялкынымнан юлларга утлар каба
Дәфтәргә күчкәч ялкыннар, учак әкренгә сүнә
Мәхәббәт учагы өчен йөрәкләр бергә тибә
Бергә тибә алмады шул ике яралы йөрәк
Язның тәүге тамчысында үлде тәүге мәхәббәт!....

Комментарии:
Пока нет комментариев.
Добавить комментарий
Что не стоит писать в комментариях:
Не нужно писать в комментарии типа: "Песня класс!", "Крутая песня!", "Супер!" и т. д. Такие комментарии будут расцениваться как флуд и будут удаляться.
О чем нужно писать в комментариях:
Представьте, что Вы пишите рецензию, отзыв о песне. Расскажите, чем Вам понравился текст, музыка, какие чувства и мысли они у Вас вызвали. Отразите свое мнение в комментарии о песне.
Имя:
E-mail:
Комментарий:

Популярные исполнители
344
Loc Dog 157
Noize MC 145
Loc-Dog 122
Баста 122
Eminem 116
Земфира 114
Bahh Tee 109
Linkin Park 95
сплин 91
Guf 77
Rihanna 74
Britney Spears 70
Glee Cast 70
Звери 68
Популярные тексты песен
Эльвира T - Маме
Бахти - сумерки
Каникулы в мексике - Мексикана мама
Андрей Гризли - Эта музыка
ВИА Гра - Перемирие
Archi-M - Дорогая я хочу твоим мужем стать
ZippO - Братан, давай посидим, давай подымим
DV - Ведь Я Тебе Обещал
HOMIE - Барная
Нервы - Моя леди
L.A. - Stop The Clocks
Selena Gomez The Scene - Love You Like A Love Song (минусовка)
Каникулы в Мексике - Льется рекой текила
Юта - Любимый мой лети как вольный ветер
Benny Джанмирзоев Эльбрус - Царица
Последние тексты песен
graig david - i just dont love you no more
The Wallflowers - I Started A Joke
Jane's Addiction - Mountain Song
Rhett and Link - My OCD
Selena ft. Don Omar - Fotos Y Recuerdos
Afrojack vs. THIRTY SECONDS TO MARS - Do Or Die (Remix) - Do Or Die (Remix)
Shakira - 11 La Pared (Versisn Aczstica)
А.С.Пушкин - Наполеон
Tim Hardin - How Can We Hang On To A Dream
Vincent Delerm - Le monologue Shakespearien
Tom Odel - Another Love
Lucy Hale Lyrics - Make You Believe (История Золушки 3)
Dub Incorporation - Ma Melodie
Calogero - Mélodie En Sous-Sol
Maître Gims feat Bedjik, Dr Beriz, H Magnum & Soprano - De Marseille A Paris