Язлар килде, үз кадерен белеп,
Сөю булып керде күңелгә.
Яфракларга тулган бөре булып
Бәгыремә кереп түгелә.
Син яралар салма, кирәк түгел,
Йөрәгемә минем кагылма.
Үтте инде язлар, соңладым дип
Каеннарга килеп сарылма.
Үтте дисең язлар, сөюләрем минем
Көзләргәчә дәвам иттеләр.
Ә аккошлар сүрелдерми аны
Кайсы якка алып киттеләр?
Яфракларга сары сагыш ингән,
Кошлар китә туган ягыннан.
Кошлар белән бергә саубуллашам
Яшьлегемдә сөйгән ярымнан.