Гөмерлеккә диеп сөйдем сине,
Йөрәк бары сине яратты.
Күпме айлар кичләр узды бергә,
Ә беркөнне синсез таң атты.
Кушымта:
Уйлама син оныткан дыр диеп,
Мин яратам сине әле дә
Яратканнар гына аңлар мине,
Яратканнар керер хәлемә.
Авыр икән синсез яшәүләре,
Акылымны җуйдым аз гына.
Сагынам мин айлы кичләремне,
Алсу таңнарымны сагынам.
Кушымта:
Уйлама син сагынмыйдыр диеп,
Мин сагынам әле сине дә.
Сагынганнар гына аңлар мине,
Сагынганнар керер хәлемә.
Аерылулар авыр була мкән,
Йөрәгемне өзә моң, сагыш.
Йөрәкләрне нигә кушмадың син,
Аердың син безне ник, язмыш?
Кушымта:
Гөмерлеккә аерылдык диеп,
Ярсыма син, күңел, әрнемә.
Аерылганнар гына аңлар мине,
Аерылганнар керер хәлемә.