Күктән искән жилләрне куып
Яңгырларга сәламнәр әйтеп
Очтым мин зәңгәр күктән берьялгызым
Сине очраттым мин йолдызларда
Яшен яшьнәп күкләр күкрәгәндә
Булдын син минем гомерлек ак юлым
Ә йөрәгем сине көткән бит
Ә йөрәгем син дип типкән бит
Кушымта:
Рәхмәт сиңа язгы чәчәгем
Рәхмәт сиңа жәйге кубәләгем
Рәхмәт сиңа көзге таным
Рәхмәт сиңа кышкы кояшым.
Кулга кул тотышып очтык без
Мәхәббәтнең серләрен ачтык
Бәхет диңгезендә йөздек бергә
Коендык кояш нурларында
Серләштек төнге ай астында
Вәгъдәләштек сөярбез дип мәңгегә
Ә йөрәгем син дип тибә бит
Ә йөрәгем сине котә бит